Һ.Такташ иҗаты буенча дәрестән тыш чара “Әдәби ярыш” (8-9 сыйныф укучылары өчен)
Чараның максаты: Һ.Такташ иҗатына кызыксыну уяту.
Бурычлар:
- Һ.Такташның тормыш юлын һәм иҗатын кабатлау, гомумиләштерү, тирәнәйтү.
- Укучыларның иҗади фикер йөртү, хәтер, игътибарын үстерү.
- Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Әзерләнү этабы: укучыларга алдан ук Һ.Такташның тормыш юлын, мәктәп программасында һәм классташ тыш бирелгән әсәрләрен (“Урман”, “Урман кызы”, “Зәңгәр күзләр”, “Пи-би-би-бип...”, “Мокамай”, “Алсу”) искә төшереп, кабатлап килергә кушыла.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, шагыйрьнең портреты, китапларыннан һәм укучылар рәсемнәреннән күргәзмә, катнашучыларга һәм җиңүчеләргә